Милли кием: калмык костюмы
Киемнәрен затлы тукымалардан тегәргә һәм зиннәтле бизәкләр белән бизәргә яраталар. Шуның өчен сәүдәгәрләр ел саен озак вакытларга сузылган куркыныч сәфәрләргә кузгала. Алар Кытай, Тибет һәм Монголиядән затлы товарлар алып кайталар. Киемнәр гадәттә ачык якты – ал, куе кызыл, яшел, зәңгәр төсле тукымалардан тегелә.
Калмык хатын-кызлары баш киемнәрен гаилә хәленә, үз яшьләренә карап кигәннәр. Шулай ук бәйрәм һәм гадәти көннәрдәге киемнәр дә аерылып торган. Тантаналы вакытта, мәсәлән, туйга яки бәби чәенә барганда, кияүдәге хатын-кызлар биек булмаган шапка-камчатка кигәннәр. Ул кара бәрхеттән алга таба очлы итеп, пилотка формасында тегелгән. Шапка-камчатканы бисердан һәм алтын җепләрдән чәчәкле орнамент чигеп бизәгәннәр. Камчатканың өске ягына кызыл ефәк җепләрдән кикрик сыман өлеш беркеткәннәр. Кияүгә чыкмаган кызлар бәйрәм көннәрендә джатаг дип аталган түгәрәк башлыклар кигән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев