Беләсем килә!
Милли кием: казах костюмы
Казах костюмы төрле төсләргә бик бай. Аларда билгеле бер милли төсне аерып күрсәтеп булмый. Баш киемнәре дә күплеге белән шаккатыра. Такыя, калпак, борик, кимешек, тымак, саукеле... Болар барысы да баш киеме.
Казах хатын-кызларының өс киеме озын күлмәк, ыштан, җиңсез камзул, шапаннан (чапан) торган. Баш киемнәре һәм камзулларны бәрхеттән теккәннәр. Кыш көне «купе» туннар кигәннәр. Ә баш киемнәре арасыннан иң кызыклысы – саукеле. Бу баш киемен кәләш туй көнендә кигән. Ул кулдан чигеп ясалган. Саукеле биегрәк булган саен кызның ир ягына хөрмәте дә зуррак булачак дип саналган. Аларның биеклеге 70 сантиметрга кадәр җиткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев