Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Милли кием: кыргыз костюмы

Кыргыз халкы киеме шәмәхә, кызыл, кара төсләргә бай. Алар затлы тукымаларны Бохарадан кайтартканнар. Кыргыз хатын-кызларының киеме күпкатлы булуы белән дә үзенчәлекле.

Элечек – кыргыз хатын-кызларының баш киеме. Ул ак тукымадан ясалган. Биек элечекны байлар гына кия алган. Аларның тукыма озынлыгы 30 метрга кадәр җиткән. Күз алдыгызга китерәсезме. Бу 10 катлы йорт биеклеге дигән сүз. Ә гади гаиләләрдә элечек ясау өчен 5-7 метр тукыма кулланылган. Элечекны гадәттә кызыл ефәк белән бизәгәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев