Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Милли кием: рус костюмы

Руслар киемнең матурлыгы! Алар тукымага чәчәк, кояш, ромб символлары чигәләр. Төрки халыклардан аермалы буларак, киемнәргә җәнлек сурәтләрен дә төшерәләр.

Элеккеге вакытларда рус милли хатын-кыз киеме күпкатлы булган. Иң төп кием – сарафан. Ул гадәттә кызыл төстә булган. Ә сарафан эченнән күпертмә җиңле ак төсле кыска күлмәк кигәннәр.

Русларда баш киемнәренең күплеге дә игътабарны җәлеп итә: кокошниктан кала сорока, очипок һәм башка баш киемнәре дә булган. Рус костюмы формалашуга Византия тәэсире зур була. Хритиан динен кабул иткәннән соң Русьта хатын-кыз киеме үзгәрә. Баш киеменең чигә турысына рясналар элә башлыйлар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев