Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Милли кием: украин костюмы

Украин кызларының чын һәм ясалма чәчәкләрдән үрелеп, ян-яклары төрле төсле тасмалар белән бизәлгән баш киеме – такыя бөтен дөньяга танылган. Украин киемендә төп элемент – кошуля (күлмәк). Ул матур чәчәкләр чигеп бизәлгән.

Украин халкының киеме аксыл, ак, кызыл киндер һәм йон тукымаларның төрле төсләре берләштереп тегелгән. Күлмәк җиңнәре кабарып торган һәм аскы өлеше манжет (чохла) белән кысып куелган. Хатын кызлар чәчләрен күрсәтеп йөргән. Башка такыя, тимер чыбыктан ясалган бизәк, тасма, яулык, көмеш яки алтын парча кигәннәр. Алар ярымәйләнмә яки әйләнмә формасында булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев