Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Милли костюм: белорус костюмы

Белорус халкы кием тегәр өчен табигый һәм җиңел тукымалар сайлаган. Милли бизәкләр кулланып костюмнарын сәнгати яктан баетканнар. Киемнәрендә милли холык үзенчәлекләрен һәм билгеле бер мәгънәви эчтәлекне чагылдырганнар.

 

Бизәкле тукымаларда кешелек өчен кадерле кыйммәтләр: туган җир, ут, әни, әти, өй, юл һәм башкалар, символлар рәвешендә чагылыш тапкан.

Белорус кызлары такыялар кигән. Гадәттә аларны каен йә имән кайрысыннан ясалган һәм тукыма яки тире белән тышланган. Такыяларны матурлап византия тасмалары белән бизәгәннәр. Бу баш киеменең биеклеге 13 сантиметрга кадәр җиткән.

Белорус костюмы аксыл төсләргә бай. Ак төс чисталык, яхшылык, яктылыкны белдерә. Белорус осталары киемнәргә чигүле бизәкләр төшергәндә шулай ук кызыл, кара, яшел, зәңгәр, коңгырт төсләрне дә яратып кулланганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев