Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Милли сәяхәт

Башкортлар

Кием. Ир атларда – мех бүрек, күлмәк, ыштан, камзул, билбау, кәзәки, читек.

Хатын-кызларда – кашмау, күлмәк, күкрәкчә, камзул, башмак.

Халык саны. Дөньяда – 2 миллион чамасы, Россиядә – 1,5 миллион, Татарстанда – 13 меңнән артык.

Милли бәйрәм. Башкортларның иң борынгы, башка халыкларда булмаган бәйрәме – Җыен (башкортча – «йыйын»). Борынгы заманнарда ул сәяси мәсьәләләрне хәл итү, мөһим вакыйгаларга нәтиҗә ясау, уңган-булганнарны ачыклау урыны булган. Җыенда күбесенчә ир-атлар гына катнашкан. Хәзерге Җыеннар күбрәк күңел ачу чарасы рәвешендә үтә. Төрле бәйгеләр җыр-бию белән үрелеп бара. Бәйрәмдә башкорт халкының милли ризыклары белән дә сыйланырга була.

Милли ризыклар. Кымыз, казы (казылык), корыт, бишмармак, юаса, тутырылган тавык, салма.

Тел. Башкорт теле татар теленә бик нык охшаган. Татар белән башкорт күрешсә, алар, һичшиксез, бер-берсенең сөйләмен аңлаячак. Шулай да, башкорт телендәге кайбер сүзләрнең мәгънәсе бераз аерыла. Әйтик, башкортлар борынны – «танау», тезне – «тубык» ди. Башкортча әни – «әсәй», әти – «атай», бабай – «олатай», әби – «өләсәй» була.

Алар – милләт горурлыгы. Салават Юлаев, Мәҗит Гафури, Заһир Исмәгыйлев, Муса Гәрәев, Әскар Абдразаков, Ирек Зарипов һәм башка танылган шәхесләр. 

Уфа

Россиядә башкортлар күпләп яшәгән төбәк – Башкортстан. Монда һәр дүртенче кеше әлеге милләт вәкиле. Республиканың Бөрҗән районы аеруча үзенчәлекле: биредә һәр 100 кешенең өчесе генә башкорт түгел. Без исә Башкортстан башкаласы Уфа белән танышыйк.

Уфа – Россиядәге иң зур биш шәһәрнең берсе. Аның территориясенә җиде Париж сыяр иде! 447 еллык тарихлы бу кала яшеллеккә бай булуы белән аерылып тора. Уфаның тагын бер үзенчәлеге – монда тулысынча җәяүлеләр өчен генә булган бер урам да юк.

Уфадагы иң танылган урын – Салават Юлаев һәйкәле. Ул – Россиядәге атлы һәйкәлләр арасында иң зурысы. Европада исә икенче урынны алып тора. Әлеге монумент янында күзәтү мәйданчыгы бар. Шул биеклектән Уфаның искиткеч матур урыннарын күрергә була. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев