Ни өчен төчкергән кешегә: “Сәламәт бул!” – дибез?

“Сәер сорау, шулай гадәтләнгәнгә”, – диярсез. Кайберәүләр: “Сәламәтлек теләү начармыни?!” – дип тә өстәр. Алайса, ни өчен йөткергән кешегә мондый сүз әйтмиләр?
Бактың исә, төчкерүчегә җавап итеп сәламәтлек теләү гадәте Борынгы Римга ук барып тоташа икән. Борынгылар кешенең җаны аның сулышында дип уйлаган. Төчкергәндә җан да очып чыгып китәргә мөмкин, дип курыкканнар. Шуңа да, төчкергән кешене күрүгә: “Аллалар җаныңны яшерсен һәм сәламәтлек бирсен!” – дип теләгәннәр. Тора-бара әлеге теләк кыскарып, “сәламәт бул”га гына калган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.