Ничек авырмаска?

Мәктәптә ничек авырмаска? Роспотребнадзордан укучылар өчен киңәшләр:
1.Мәктәпкә чыгып китәр алдыннан портфелеңне тикшер: антисептик салфеткалар салырга онытмадыңмы?
2.Кием сайлауга аеруча игътибар ит. Һава торышына карап киен.
3.Көн саен тән температураңны үлчә.
4.Тәнәфес вакытында зарядка, күзләрне ял иттерү өчен махсус күнегүләр яса.
5.Төчкергәндә авыз-борыныңны дөрес капларга өйрән.
6.Бүлмәне гел җилләтеп тор.
7.Дәрес вакытында физкультминутларга тукталып алырга онытма.
8.Дөрес туклан.
9.Кулыңны даими рәвештә һәм дөрес итеп ю.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.