Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Нинди йорт хайваны сайларга?

Песи дә аласы килә, балыклар да кызыктыра, тутый кошка да риза булыр идең кебек... Таныш хисләрме? Исеңдә калдыр: йорт хайванын холкыңа һәм мөмкинлекләреңә карап сайларга кирәк!

Эт
Бик тугры, акыллы җанвар. Чын дус була ала.
Ярый
- буш вакытың күп булса,
- җәяү йөрергә яратсаң,
- зур фатирда яки шәхси йортта яшәсәң.
Ярамый
- көндез өеңдә кеше булмаса (этләр ялгызлыкны авыр кичерә),
- эт белән көненә 2 сәгать йөри алмасаң,
- сәламәтлеге өчен файдалы ризыклар ашату мөмкинлегең булмаса.

Песи
Ягымлы, ләкин буйсынмас холыклы җан иясе.
Ярый
- буш вакытыңны өйдә уздыру мөмкинлеге булса,
- песинең төнлә тавышланып йөрүенә түзсәң,
- аның артыннан җыештырырга риза булсаң.
Ярамый
- песи белән уйнарга вакытың булмаса,
- гаиләң белән еш кына каядыр китәргә туры килсә,
- песинең йорт җиһазларына зыян китерүеннән курыксаң.

Кимерүчеләр

Зур урын һәм күп игътибар сорамый торган хайваннар.
Ярый
- йорт хайванына күп урын бүлеп бирү мөмкинлегең булмаса,
- өйдә зур җанвар асрарга кыюлыгың җитмәсә.
Ярамый
- атнага 2-3 тапкыр булса да читлекне чистартасың килмәсә,
- яраткан җанварыңны югалтудан курыксаң (кимерүчеләр 3-5 елдан озак
яшәми).

Декоратив кошлар
Сайрарга, тавышланырга яраталар.
Ярый
- атнага 1-2 тапкыр читлекне чистартырга риза булсаң,
- кошлар белән аралашырга, «сөйләшергә» вакытың булса.
Ярамый
- тавыш яратмасаң,
- кечкенә энең яки сеңлең булса (кошлар кайчак нык авырттырып
тешли).

Балыклар
Иң тыныч җан ияләре.
Ярый
- йорт хайванын һәрвакыт карап, тәрбияләп торырга вакытың булмаса,
- гаиләң белән еш кына каядыр китәргә туры килсә.
Ярамый
- балыкларның ризыгына аллергия булса,
- йорт хайванының сиңа булган хисләрен күрергә теләсәң (балыклар
«хисле» түгел).

Сөйрәлүчеләр
Тыныч һәм чиста җан ияләре.
Ярый
- йорт хайванын еш кына ялгыз калдырырга туры килсә,
- җәяү йөрергә яратмасаң.
Ярамый
- җиһазландырылган террариум алырга әзер булмасаң,
- йорт хайваны белән һәрвакыт уйныйсың килсә (сөйрәлүчеләр артык
игътибар яратмый).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев