Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Өйрәтәләр мәктәпләрдә...

Чит ил мәктәпләрендә ничек укыйлар икән? Беләсең киләме?

*Америка Кушма Штатлары мәктәпләрендә Белем бәйрәме үткәрелми. Укытучыга чәчәк бәйләме бүләк итү гадәте дә юк. Махсус форма да кирәкми, кем ничек тели, шулай киенә.

*Канаданың башлангыч мәктәпләрендә укучыларга кәрәзле телефоннан файдалану тыелган. Аның каравы, балалар көнгә 30 минут вакытларын саф һавада үткәрергә тиеш. Һава торышының нинди булуына карамастан!

*Кытай һәм Вьетнам мәктәпләре дә хәрәкәт яклы. Биредә укучылар көн саен иртән зарядка ясый.

*Япониядә яңа уку елы апрельдә башлана.


*Чехиядә иң яхшы билге ул – берле!


*Бангладешта 100 дән артык мәктәп көймәләрдә урнашкан, чөнки бу илдә еш кына су басулар күзәтелә. Мондый мәктәп кояш батареялары хисабына яктыртыла.


*Чили укучылары декабрь уртасыннан март ахырына кадәр ял итә.


*Һиндстанда урнашкан Монтессори мәктәбендә берюлы 32 мең бала укый. Бу – дөньядагы иң зур мәктәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев