Өйрәтәләр мәктәпләрдә...
Чит ил мәктәпләрендә ничек укыйлар икән? Беләсең киләме?
Америка Кушма Штатлары мәктәпләрендә Белем бәйрәме үткәрелми. Укытучыга чәчәк бәйләме бүләк итү гадәте дә юк. Махсус форма да кирәкми, кем ничек тели, шулай киенә.
Канаданың башлангыч мәктәпләрендә укучыларга кәрәзле телефоннан файдалану тыелган. Аның каравы, балалар көнгә 30 минут вакытларын саф һавада үткәрергә тиеш. Һава торышының нинди булуына карамастан!
Кытай һәм Вьетнам мәктәпләре дә хәрәкәт яклы. Биредә укучылар көн саен иртән зарядка ясый.
Япониядә яңа уку елы апрельдә башлана.
Чехиядә иң яхшы билге ул – берле!
Бангладешта 100 дән артык мәктәп көймәләрдә урнашкан, чөнки бу илдә еш кына су басулар күзәтелә. Мондый мәктәп кояш батареялары хисабына яктыртыла.
Чили укучылары декабрь уртасыннан март ахырына кадәр ял итә.
Һиндстанда урнашкан Монтессори мәктәбендә берюлы 32 мең бала укый. Бу – дөньядагы иң зур мәктәп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев