Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Плутон кая югалган?

Дустым, Кояш системасында ничә планета бар дип уйлыйсың? Тугызмы? Юк шул, берсен төшереп калдырганнар! Хәзер сигез генә! Ничек алай дисеңме? Бер дә борчылма, хәзер барысын да аңлатырбыз.

 

  1. Кояш тирәсендә әйләнүче планеталар Җир төркемендәге планеталарга (Җир, Меркурий, Венера, Марс) һәм газ гигантларына (Сатурн, Юпитер, Уран, Нептун) бүленә. 

  2. Күптән түгел Плутон Кояш системасы планеталарыннан «сызылган»! Чөнки ул бик кечкенә, кәрлә планета. 

  3. Гади күз белән биш планетаны – Меркурий, Венера, Марс, Юпитер һәм Сатурнны күреп була.

  4. Меркурий белән Венераның иярчене юк. Марсның нәни генә бер иярчене бар. Ә Җирнең иярчене – Ай!

  5. Марста Җирдәге кебек ел фасыллары була. 

  6. Меркурий белән Айда атмосфера бөтенләй юк. Икесенең  дә өслеге кратерлар белән чуарланган. 

  7. Венерада бик эссе – 500 градус чамасы. 

  8. Юпитер Җирдән 1320 тапкыр зуррак.

  9. Сатурнның гына түгел, ә Юпитер, Уранның да боҗралары булуы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев