С витамины – мандаринда

Яңа ел бәйрәме табынында мандарин мөһим урын алып тора. Аны олысы да, кечесе дә бик ярата шул. Мандарин тәмле булудан кала, бик  файдалы да. Ул С витаминына бик бай. Әлеге җимештә пектиннар, минераль тозлар, Д,К, В1, В2 витаминнары hәм эфир майлары күп. Составында лимон кислотасы булу сәбәпле, мандаринның йомшак өлеше нитратларны hәм башка зарарлы матдәләрне үзенә җыймый. Мандарин организмга көзге-кышкы чорда югалган витаминнарны кайтарырга булыша. Эчәсе килүне баса, организмны кирәкле күләмдә С витамины белән баета, өлешчә тән температурасын төшерергә булыша. Кабыгы ашкайнатуны яхшырта, ютәлне йомшарта.

Мандаринның төсе нерв системасын тынычландыра, организмның тонусын күтәрә икән. Тик балаларда мандаринга аллергия булу ихтимал. Иң көчле аллергеннарның берсе ул. Шуңа күрә баланың көненә күпме мандарин ашаганын контрольдә тотарга кирәк. Мандарин составында шикәр күп, аны кирәгеннән артык ашау шикәр авыруы китереп чыгарырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
    400
    0
    1