Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Сак булыгыз – аш-су бүлмәсе!

Аш-су бүлмәсе үзенә җәлеп итеп торса да, иң куркыныч урын да шул. Анда иминлек кагыйдәләрен истә тоту мөһим.

Әйдәгез, өйдәге иң кызыклы бүлмә – аш-су бүлмәсенә кереп чыгыйк. Анда нәрсә генә юк! Һәрвакыт тәмле ис килеп тора, чөнки әни анда тәмледән-тәмле ризык әзерли. Һәркайсыбыз кечкенәдән аш бүлмәсендә савыт-саба белән уйнарга яратканбыздыр. Аш-су бүлмәсе үзенә җәлеп итеп торса да, иң куркыныч урын да шул. Анда иминлек кагыйдәләрен истә тоту мөһим.

Газ плитәсе

Аш-су бүлмәсендә газ плитәсе белән аеруча сак булырга кирәк. Газ күренми, ләкин ул бик тә агулы. Мәсәлән, янып торган газга ялгыш кына су тамып, уты сүнсә, газ чыгып торачак. Вакытында сизеп алмасаң, кечкенә генә очкыннан да шартларга мөмкин. Шуңа күрә игътибарлы бул! Өйдә үзең генә калганда газ исен тоясың икән, 04 яки 112 номеры буенча шалтырат.

Газ ябу кранының кайда икәнен белеп тору да артык булмас. Өлкәннәр аны ничек ябарга кирәклеген аңлатсын.

 

Кайнар савыт-саба

Газ плитәсе янында сак булырга кирәк. Ялгыш кайнар кәстрүлгә бармакларыңны пешерә күрмә. Махсус сөлге кулланырга онытма. Шулай ук майлы табадан да ерак йөр. Кайнар май тәнне бик тиз пешереп ала. Әгәр пешә калсаң, ул урынны салкын су белән ю.

 

Очлы әйберләр

Аш бүлмәсендә очлы пычаклардан башка булмый. Алар белән сак эш итәргә кирәк. Ризык кискәндә пычакны дөрес итеп тот. Кайчакта кулдан пыяла савыт-саба төшеп китеп ватыла. Аның вак кыйпылчыкларын кулың белән җыя күрмә. Себерке белән сак кына җыеп, чүп чиләгенә сал. Кулларыңны яхшылап юарга да онытма.

 

Электр приборлары

Электр приборларының розеткалары белән сак бул. Ток суга күрмәсен! Миксер, кофе һәм иттарткыч кебек приборларга бармакларыңны тыкма.

 

Агулы матдәләр

Шкафларда нинди генә “хәзинә” яшеренми. Уксус, сода... Тик банка һәм шешәдәге мондый матдәләрне иснәргә яки тәмен татып карарга ярамый!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев