Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Шаулый торган... антилопа

Кечкенәдер үзе, ләкин зурдыр күзе. Җавабын беләсезме?

 Бактың исә, бу – дикдик антилопасы икән.  

Сан Дикдикның буе 30-35 сантиметрдан артмый. Ул – антилопалар арасында иң кечкенәсе.

Исем Дикдик – бик шау-шулы җанвар. Берәр куркыныч сизсә, тирә-юньне яңгыратып «дик-дик» дип кычкыра икән. Исеме дә шул аваздан килеп чыккан.

Сәләт Бу җанвар сәгатенә 40 километр тизлек белән чаба ала.

Гадәт Дикдик су эчми диярлек. Аңа чык тамчылары һәм үсемлекләрдәге дым да җитә.

Факт Бары тик әти дикдикларның гына мөгезе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев