Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Шәвәли ни язган?

Шәвәли серен чиште: куен дәфтәренә моңа кадәр ишетмәгән- күрмәгән-белмәгәннәрен теркәп бара икән! Безгә дә шул дәфтәрне укып карарга рөхсәт итте. Менә ниләр таптык анда!

*Светофорны 1868 елда Джон Пик Найт уйлап тапкан. Беренче
светофор семафор укларыннан торган һәм кул белән идарә ителгән.


*Юл хәрәкәтен көйләү өчен кулланыла торган жезл Россиядә патша
заманында ук – 1907 елда барлыкка килгән. Ул 90 сантиметр озынлыкта һәм
ак төстә генә булган. Кагыйдә буенча, юл хәрәкәтен көйләүче аны күтәрсә,
бөтен кеше туктаган.


*Автомобиль номерларына латин алфавитындагы символларга охшаган
хәрефләрне генә кертәләр икән. Ягъни Россиядә номерга А, В, Е, К, М, Н, О,
Р, С, Т, У, Х хәрефләре генә языла ала.


*Дөньядагы бөтен автомобиль юлларының озынлыгын кушсаң, 23
миллион километрдан да артып китәчәк.


*Мексикада ишәк шәхси транспорт булып санала. Анда йөрү өчен
махсус хокук кәгазе алырга кирәк. Бу кәгазьдә хуҗаның гына түгел, ишәкнең
дә фотосы булырга тиеш.


*Яктылык кайтаргыч элементлар дөньяда 1939 нчы елдан бирле
кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев