Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Сер дәфтәре

Син серләреңне кайда саклыйсың? Аны үз кулларың белән ясасаң, тагын да кадерлерәк була. Син дә ясап кара әле!

Кирәк булачак:

Катыргы

А4 форматында кәгазь

Кайчы

Җилем

Сызгыч

Концеляр пычак

Җеп

Энә

Тышлыкны бизәр өчен «Сабантуй» журналы

 

Эш тәртибе:

  1. А4 форматындагы ак кәгазь битләрен урталай бөклә. 

  2. Катыргыдан буе – 31 сантиметр, киңлеге – 22 сантиметр булган турыпочмаклык кисеп ал. Нәкъ уртасында 1 сантиметр ара калдырып, сызгыч ярдәмендә ике яктан бөклә.  

  3. Катыргы белән ак кәгазь битләрен уртадан тоташтырып тегеп куй. Куен дәфтәре шулай төпләнә.

  4. Дәфтәрне бизисе генә калды. Моның өчен «Сабантуй»  журналыннан үзеңә ошаган рәсемне кисеп алып ябыштыр.

Дәфтәреңә якты серләр язылсын! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев