Атлар турында нәрсә беләсең?

13 декабрь – атлар көне
Атлар турында кызыклы фактлар:
- Әгәр тарихка күз салсак, кешенең ат белән дуслыгы безнең эрага кадәр 5000 ел элек башланган.Бу турыда тау куышларында ясап калдырылган борынгы рәсемнәр сөйли.
- Җир шарында бу хайванны иң кыска сүз белән атап йөртүчеләр – төрки халык, без аны "ат" дибез. Иң озыны – Көньяк индеецлар телендә – "Оквилаупаракламарукоаллунакланата".
- Ат төсле төшләр күрә.
- Бу җан иясе 60 км/сәг тизлек белән чаба һәм 2,5 метр биеклеккә сикерә ала.
- Ат күз, борын, ирен, ияк, колак тирәсендә урнашкан озын төкләре (антенналары) ярдәмендә сизә.
- Ул якыннан яхшы күрә: хәтта кешенең ым, ишарәсен тоя ала. Әмма ерактан күреме начар. Ат алда, артта, уңда, сулда, аста, өстә нәрсә барын тигез дәрәҗәдә яхшы күрә. Кояш яктысы аның күзен чакмый.
- Атның иң курыккан җан иясе – бал корты. Әгәр берьюлы дистәләп корт һөҗүм итсә, ул үләргә мөмкин.
- Ат басып йоклый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.