Тәгәрмәчле дуслар
Алар шундый күп! Велосипед, самокат, скейтборд, сегвей, монотәгәрмәч... Һәм тагын әллә ниндиләре бар! Ләкин, иминлек кагыйдәләрен белмәсәң, «тәгәрмәчле дуслар» «дошманга» әверелергә дә мөмкин...
Самокат
Әз-мәз тарих
Самокатны 1761 елда Германиядә Михаэль Касслер уйлап тапкан дип санала. Икенче бер фикер буенча, әлеге хәрәкәт итү җайланмасын тәүге тапкыр Карл фон Дрез ясаган.
Кайда йөрергә ярый?
14 яшькә кадәр тротуар, җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен махсус юллар буйлап.
Факт
Бер сәгать самокатта йөргәндә якынча 480 килокалория сарыф ителә. Бу энергияне алу өчен җиде тавык йомыркасы ашарга кирәк.
Велосипед
Әз-мәз тарих
1817 елда Карл фон Дрез ясаган җайланма (самокат турындагы мәгълүматны укы) хәзерге велосипедны хәтерләткән. Аның педальләре генә булмаган. Авырлыгы исә 23 килограммны тәшкил иткән.
Кайда йөрергә ярый?
14 яшькә кадәр тротуар, җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен махсус юллар буйлап.
14 яшьтән өлкәнрәкләргә юл читеннән бару рөхсәт ителә.
Факт
Велосипедлар саны буенча Кытай беренче урынны алып тора. Бу илдә 1 автомобильгә якынча 250 велосипед туры килә.
Роликлы тимераяк
Әз-мәз тарих
Роликлы тимераяклар беренче тапкыр 1743 елда телгә алына. Ләкин аларны уйлап табучының кем булуы билгеле түгел.
Кайда йөрергә ярый?
Роллердром, парк, сквер, ишегалдындагы ябык мәйданчыкларда.
Факт
Роликларда йөргәндә гәүдәнең барлык мускуллары да хәрәкәт итә.
Гироскутер
Әз-мәз тарих
Гироскутерны АКШта яшәүче Дин Кеймен уйлап тапкан. 2014 елда исә әлеге җайланманы Кытай һәм Кореядә күпләп җитештерә башлыйлар.
Кайда йөрергә ярый?
Парк, скверлардагы ябык мәйданчыкларда. Тротуар буйлап йөргән очракта, бик сак булу кирәк.
Факт
Табиблар әйтүенчә, җәяү йөрү гироскутерда йөрүгә караганда куркынычсызрак та, файдалырак та.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев