Талпан тешләсә...

Яз иртәләде быел. Һава да хәйран җылынды, кар бөтенләй калмады. Талпаннар да гадәттәгедән иртәрәк уянды. Беренче чиратта алар ачык, кояш төшкән урыннарда туплана башлый. Талпаннар урманда гына түгел, бакчада, шәһәр читендәге ял итү урыннарында, хәтта шәһәр паркларында да очрарга мөмкин. Шуңа күрә табигать кочагына чыкканда сак булырга кирәк.

Гадәти талпанның тешләве кеше өчен куркыныч тудырмый. Бары тик билгеле бер авырулар (энцефалит, Лайм авыруы, анаплазмоз, эрлихиоз) йөртүче талпан тешләсә, сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин.

Тәнегездә талпан күрәсез икән, аны әкрен генә алырга кирәк. Бернинди май да, башка төрле кушылма да сөртергә кирәкми. Талпанны алганда гап-гади җеп яисә махсус отвертка – тик-твистер кулланып була. Әгәр дә үзегез шикләнсәгез,  табибка мөрәҗәгать итегез. Иң мөһиме – алган талпанны махсус лабораториягә илтеп тикшертергә кирәк. Аның зарарланмаган булуы мөһим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    237
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    400
    0
    3