Татарстан турында 7 факт
Син беләсеңме?
1. Татарстанда 120гә якын милләт вәкиле яши. Республика халкының
яртысыннан артыгы ‒ татарлар.
2. Европаның иң зур ике елгасы ‒ Идел һәм Чулман (Кама) ‒ Татарстан
аша ага.
3. Россиянең иң бай нефть ятмалары безнең республикада урнашкан.
Галимнәр исәпләвенчә, Татарстанда барлыгы 800 миллион тоннага
якын «кара алтын» саклана.
4. Бөек Ватан сугышы елларында җитештерелгән һәр алтынчы хәрби
очкыч Казанда җыела.
5. Казан метросы Гиннесның рекордлар китабына кертелгән. Ул ‒
дөньядагы иң кыска метро.
6. Бөек Болгар тарихи комплексында дөньядагы иң зур Коръән саклана.
Аның авырлыгы 800 килограмм!
7. Казан Кремле ‒ ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев