Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Тавышлы тавис

Бу – иң матур койрыклы кош. Аны «оҗмах кошы» дип тә йөртәләр. Әлеге җан иясе төрле авазлар чыгарып кычкырырга яратуы белән дә аерылып тора. Төшенгәнсеңдер, хәбәрчебез бүген сине тавис белән таныштыра.

 

Буе – 100-125 сантиметр

Авырлыгы – 4 килограмм

Гомер озынлыгы – 20 ел

Койрык өстендәге каурый озынлыгы – 120 сантиметр

 

Тарих Моннан 4 мең ел чамасы элек тависны күреп алган кешеләр аның матурлыгына таң кала. Әкренләп кулга ияләштерә башлыйлар. Беренче вакытта тавис Һиндстан, Мисыр, Греция дәүләтләрендә яшәүче байларда гына була. Европага исә аны Александр Македонский кертә. Тавис, ел саен каурыйларын яңартып торганлыктан, яңарыш символы булып санала.    

Факт Тавис – тавыкның якын туганы.

Гадәт Озын матур койрык әти тависларда гына бар. Алар, койрыкларын җилпәзә итеп җәеп, әни тависларның игътибарын җәлеп итә. Җилпәзә-койрык тависка дошманнарын куркыту өчен дә ярап куя.

Сан Озын каурыйлар тависка өч яшь тулгач кына үсә.

Сәләт Бу кош шактый тиз йөгерә, хәтта оча да белә. 

Риваять Тавис – әкият һәм риваятьләрдә иң еш телгә алынган җан ияләренең берсе. Һинд халкы ышануынча, бу кош кычкырса, тиздән яңгыр явачак. 

Холык Тавис кыргавыл (фазан) һәм тавык белән бер утарда яшәргә яратмый.

Бу – кызык! Әлеге кошларның матур койрыгы чынлыкта койрык түгел икән. Күз явын алырлык каурыйлар тависның чын койрыгы өстендә үсә. Чын койрыкның озынлыгы 40-50 сантиметрдан артмый, ә матур каурыйлар 2 метрга җитәргә мөмкин.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев