Театр тоткасы
27 март – Халыкара театр көне уңаеннан, режиссёр һөнәре турында сөйләшербез. Әгәр синең дә бу һөнәр иясе буласың килсә..
Кирәкле сыйфатлар: аралашучанлык, игътибарлылык, иҗади фикер йөртә белү, оештыру сәләте.
Уңай яклары. Режиссёр – иҗади һөнәр. Бу һөнәр ияләре һәрвакыт популяр. Алар танылган шәхесләр белән эшли, дәрәҗәле премияләргә ия булырга, дан-шөһрәт казанырга мөмкин. Сәләтле режиссёрга эш буенча күп йөрергә туры килә. Димәк, ул төрле илләр белән таныша.
Тискәре яклары. Режиссёр булу бик җаваплы да әле. Монда бар көчеңне куеп эшләргә туры килә, еш кына ялга вакыт та калмый. Ә зур уңышка ирешә алмаган режиссёрлар кечкенә хезмәт хакына эшләргә мәҗбүр.
Нишләргә кирәк? Классик язучыларның әсәрләре белән таныш, драматургия һәм режессура буенча китаплар укы, сәнгать белән кызыксынып тор. Укыган һәр әсәрнең сюжетын күз алдыңа китереп бар. Фантазияңне эшкә җик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев