Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Театрдан башланган спорт

Кайсы спорт төре артистлар тарафыннан уйлап табылган, беләсеңме? Нәфис гимнастика! Ул узган гасыр башында Мариинка театры осталары тырышлыгы белән барлыкка килә. Ә инде 1984 елда Олимпия уеннарындагы спорт төрләре исемлегенә кертелә.

Нәфис гимнастика бию һәм гимнастика күнегүләреннән тора. Кызлар ул күнегүләрне сикергеч, кыршау, туп, булава яки тасма белән музыкага башкара. Предметсыз гына да чыгыш ясарга мөмкин. «Кызлар» диюебез юкка түгел. Нәфис гимнастика белән гадәттә кызлар шөгыльләнә. Ләкин соңгы елларда бу спорт төре белән малайлар да кызыксына башлады.

Ярышлар махсус гимнастик келәм өстендә уза. Һәр катнашучы бер минут ярым чыгыш ясый. Төркемләп ярышканда, чыгыш вакыты ике минут ярымга сузылырга мөмкин.

Нәфис гимнастика буенча чемпион булу өчен нишләргә? Бу сорауны без күп тапкыр илкүләм турнирлар чемпионы булган Казан кызы Азалия Шакировага бирдек. Менә нәрсә диде ул: «Ярышта уңышка ирешү-ирешмәү тренировкада ничек шөгыльләнүдән тора. Ялкауланмаска кирәк! Әгәр нидер килеп чыкмый икән, җиңелергә, миннән булмый, дияргә ярамый. Килеп чыкканчы тырышырга кирәк. Максат куеп, иренмичә, шул максатка таба барсаң, җиңүгә ирешеп була!» 

Бу кызык!

Нәфис гимнастикада кулланылучы тасманың озынлыгы 5-6 метр.

Нәфис гимнастикада кулланылучы булаваларның озынлыгы - 40-50 сантиметр, авырлыгы - 150 грамм.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев