Тешләрең сәламәт булсын дисәң, алма аша!

Тәмле дә, файдалы да алманы ашар өчен 7 төп сәбәп бар.
- Алма Альцгеймер авыруыннан саклый.
- Яман шешне булдырмас өчен дә алма ашарга кирәк икән. Америка галимнәре шундый фикергә килгәннәр: һәрдаим алма куллану ашказаны асты бизе авыруы барлыкка килүне 23 % ка киметә.
- Алманың файдасы - холестериннан саклауда. Әгәр сез көненә 2 алма ашасагыз, күтәрелгән холестерин 16% ка кимер.
- Йөрәк өчен дә алманың файдасы бар.
- Авырлыгыгыз күбәйгән очракта да алма ярдәмгә килә.
- Бавырны да алма чистарта. Алма ашау детоксикация процессына китерә.
- Алма - тешләр сәламәтлеге өчен дә мөһим компонент булып тора.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз