Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Тутый кош сайлыйбыз

Күп кенә балалар әти-әниләреннән кайчан да булса  үзләренә берәр йорт хайванын сатып алуны сорый башлый. Балага нинди генә уенчыклар алсагыз да, тере җан иясе белән аралашуны алыштырмый, билгеле. Психологлар фикеренчә, балага гадирәк йорт хайванын алып бирергә кирәк.

Күп кенә балалар әти-әниләреннән кайчан да булса  үзләренә берәр йорт хайванын сатып алуны сорый башлый. Балага нинди генә уенчыклар алсагыз да, тере җан иясе белән аралашуны алыштырмый, билгеле. Психологлар фикеренчә, балага гадирәк йорт хайванын алып бирергә кирәк. Иң мөһиме – аны карауда, тәрбияләүдә бала үзе катнашсын. Йорт хайваннары ярдәмендә сабый кайгыртучан булырга өйрәнә, кәефе дә шат була. Эт, мәче, йорт куяны кебек хайван алу бик җаваплы, алар өчен җитди тәрбия кирәк, ул зур чыгымнар һәм вакыт та таләп итә. Ә менә кечкенә гади тутый кош андый ук авырлык тудырмый. Алар кызыклы да: аралашучан, агрессив түгел һәм яңа урынга җиңел ияләшәләр. Бала аны сөйләшергә өйрәтергә тели. Попугайлар шактый әрсез кошлар, алар махсус тәрбия таләп итми.

Тутый кошны сайлап алганда барыннан да элек, аның сәламәтлегенә, тышкы кыяфәтенә һәм токымына игътибар итегез. Балалар өчен артык зур кош сайламагыз. Күләмле тутый кошларның агрессив булуы бар. Иң яхшысы “волнистый” дигән төрен сайларга. Аның озынлыгы якынча 20 см. Тутый кошның яше 1-1,5 айлык булса әйбәт. Мондый кошны сөйләшергә өйрәтү җиңелрәк һәм ул яңа хуҗага тизрәк ияләшә. Өлкән кошны сөйләшергә өйрәтү бик авыр. Сәламәт тутый кош, иң беренче чиратта, каурыйларының коры, чиста булуы белән аерылып тора. Тутый кошны алганда гаилә психикасын исәпкә алырга кирәк. Сәгатьләр буе “сайрап” утырган тутый кош, көннәрдән бер көнне гаиләнең берәр әгъзасына ошамаска мөмкин. Нерв системасы нык булу кирәк.

         Тутый кош алыр алдыннан  иркен читлек тә булдыру зарур. Су савыты, ашамлыклар алыгыз. Бала белән читлекне куясы урынны билгеләгез. Тутый кош алып кайткач, башта балага куллары белән кошны сыйпарга рөхсәт итегез. Моны бик сак башкарырга кирәк. Яңа кунак куркып калырга мөмкин. Шулай ук, беренче көнне үк сабыегызга кошны карауны йөкләмәгез. Бу эшне бергәләп башкарсагыз дөресрәк булыр. Бала белән тутый кош тәрбияләү турында китаплар, энцеклопедияләр укыгыз. Кошка ризык сайлаганда кибеткә бала белән бергә барып сайлагыз. Балада җәнлек өчен җаваплылык, кайгыртучанлык хисе тора-бара артачак кына. Тутый кош аның якын дустына да әверелер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев