Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Туздырыргамы, җыяргамы?

Кибеттән бер әйбер аласың килә. Ләкин аны алсаң, әниең: «Бер атнага җиткер!» – дип биргән акча тотылып бетәчәк. Нишләргә? Әйдә, бергәләп уйлыйбыз!

 

 

Кибеттән бер әйбер аласың килә. Ләкин аны алсаң, әниең: «Бер атнага җиткер!» – дип биргән акча тотылып бетәчәк. Нишләргә? Әйдә, бергәләп уйлыйбыз!

*Бүген сиңа шундый нык ошаган әйбер иртәгә бөтенләй кызыктырмаска мөмкин. Шуңа да, ашыкма! «Теләкләр дәфтәре» булдыр һәм аласы килгән әйберләреңнең исемлеген яз.

*Хәзер үк булдырырга теләгән әйберләрне аерым төс белән билгелә. «Соңрак булса да ярый» дигәннәрен башка төскә буя. «Бәлки, кайчан да булса» дип уйлаганнарын шул килеш калдырсаң да була. Һәр әйбернең бәясен дә язып чык.

*Исәпләп кара: кесә чыгымнарына дип бирелгән акчаны бер атна җыеп барсаң, нәрсә сатып алырга була? Ә бер ай җыйсаң? Кайсы яхшырак: бүген сагыз сатып алумы, әллә инде ике айдан чыбыксыз колакчыннармы?

*План төзе. Син хыялланган әйберне сатып алу өчен күпме акча кирәк? Аны күпме вакытта җыеп була? Һәр көнне керем һәм чыгымнарыңны теркәп бар.

*Хыял бар, максат куелды, план әзер! Кирәк кадәр акчаны җыясы гына калды! Акчаны бүген бернәрсәгә дә тотмый яшәп булмый, шулай бит? Шуңа күрә «туздырам» һәм «җыям» дигән ике конверт булдыр. Һәр керемеңне икегә бүлеп сал. «Җыям» диелгән конвертың тизрәк тулсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев