Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Укучы өчен иң яхшы 5 ризык

Баланың мәктәптә яхшы укуын телисезме? Шулай икән, аның баш мие эшчәнлеген яхшырта торган ризыклар ашатыгыз.

Баланың мәктәптә яхшы укуын телисезме? Шулай икән, аның баш мие эшчәнлеген яхшырта торган ризыклар ашатыгыз. Иң файдалылары менә болар:

 

1.Яшел яфраклы яшелчәләр. Шпинат һәм кале кәбестәсе баш мие үсеше өчен бик тә файдалы. Ләкин балалар еш кына мондый үсемлекләрне яратмый. Шуңа да аларны башка ризыкларга, әйтик, омлет, сэндвичка кушып бирергә була.

 

2.Йогырт. В витамины һәм аксымнарга бай әлеге ризык шулай ук баш миен яхшы эшләтә. Йогыртта ашкайнату системасы өчен файдалы пробиотиклар да күп. Җиләк-җимеш һәм йогырттан смузи ясасагыз, балагыз өчен менә дигән ризык булачак!

 

3.Йомырка. Аның аксымга бай булуы һәркемгә мәгълүм. Ә менә йомыркада баш мие үсешенә уңай йогынты ясаучы холин дигән матдә барлыгын белә идегезме? Йомырка ашаган баланың башы яхшырак эшли!

 

4.Балык. Форель, сардина, тунец D витаминына һәм Омега-3 кислоталарына бай. Бу матдәләр хәтерне яхшырта. Омега-3 баланың иммунитетын да ныгыта.

 

5.Фасоль. Бик шәп аксым чыганагы! Фасоль баш мие эшчәнлеге өчен иң яхшы ризык булып санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев