Яңгыр нигә ява?
Болыт тамчылардан гына торса, өскә күтәрелүче һава агымы аларны җиргә төшерми. Бер яңгыр тамчысы барлыкка килсен өчен, миллионнарча вак бөртекләр бергә кушылырга тиеш.
Калын яңгыр болытлары, гадәттә, эссе вакытта һәм һавада дым күп булганда барлыкка килә. Болытлар бик тиз зурая һәм зурайган саен югарырак күтәрелә бара. Биектәге салкын катлауларда аның өске өлешендәге су тамчылары боз бөртекләренә әверелә башлый. Андый болытның һәр куб километрында уртача бер мең тонна су була!
Болыт караңгырак булган саен, көчлерәк явым-төшем көтәбез. Ләкин һәрвакыт без көткәнчә булмый. Караңгы, куркыныч болытлардан кайчагында бер тамчы яңгыр да төшми. Караңгы болты үтә вак тамчылардан тора, анда су бик аз була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Марий Эл республикасының Бәрәңге районына сәяхәт Кунакта булдык
-
"Сабантуй"ны укып өйрәнәбез #мәктәпяңалыклары