Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Язгы сынамышлар

Халык сынамышларында хаклык бар.

Сынамыш ‒ сынамыш инде ул. Ел саен сынала, ел саен үзгәрә. Ләкин халык сынамышларында хаклык бар. Борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр килеп җиткән икән, аларга колак салмыйча булмый.

 

Яз көне елга кырыйларында боз калса, ашлык уңмас.

Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.

Яз көне тамчы бозлары озын булса, сабан ашлыгы озын булыр; әгәр кыска булса, сабан ашлык кыска булыр.

Яз көне урамнарда кар элегрәк китсә, карабодай яхшы булыр.

Яшен күп булса, баланны кырау алыр.

Апрель ахырларында җылы яңгырлар булса, игеннәр яхшы булыр.

Апрель алтысында аяз булса, җәй коры килер; болытлы булса, ашлык уңар.

Егерме өченче апрельдә иртә белән чык күп төшсә, карабодай уңар.

Май ае салкын булса ‒ игенгә туклык.

Майның алтысында булса чык - ул ел кыярга тук.

Майның яңгырлы булуы иген-печәнгә файда, җимешкә - зыян.

Яз көнендә урманда зәңгәр чәчәк күп булса, ашлыкны кырау алмас, карабодай бик уңар.

Әгәр карга ябыгып килсә, ашлык уңар.

Әгәр тавыкның беренче йомыркасы бер әчмуха килсә, уңыш яхшы була.

Әтәчләр өзлексез кычкырсалар, ашлык уңар.

Бытбылдык кычкырган ел иген була; тартар кычкырса, иген булмый.

Кара каргалар ояга утырса, өч атнадан чәчүгә чыгарга кирәк.

Кәккүк яз көне агачлар яфрак яргач та кычкырса, ачлык булыр.

Көз чүмәлә төбендә тычканнар җыелса, икмәк кыйммәт булыр.

Күк күкрәүдән элек торна кычкырса, туклык булыр.

Кыр казлары яз көне биектән очсалар, сабан ашлыгы бик уңар, түбәнтен очсалар, ашлык гадәтчә булыр.

Кыр тычканнары күп булса, ашлык начар булыр, йорт тычканнары күп булса, ашлык яхшы булыр.

Кырмыска түмгәгенә таяк тыккач, кырмыскалар таяк башына кадәр менсәләр, җитен озын булыр.

Озынборыннар яздан ук югары болгансалар, солы бик уңар.

Сыерчык килгәндә чуар булса, карабодай уңар.

Сыерчыклар иртә килсә, сабан ашлык уңа, соң килсә - арыш уңа.

Сыерчыктан алда тургай килсә, туклык булыр.

Тавыклар оя басарга соң утырып иртә торсалар, ачлык булыр.

Торна кар барында килсә, тары, борчак уңар.

Үрдәкләр түбән очса, тары уңар.

Шомыртка көя төшмәсә, сабан ашлыгы начар була.

Яз көне балык тотканда алабуга белән юрша күбрәк тотылса, бодай, арпа, арыш, борай уңар.

Яз көне терлекләр башлап көтүгә чыкканда авызларына үлән яки тамыр кабып кайтсалар, терлекләргә ул җәй азык начар булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев