Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Йолдызнамә

27 апрель – 3 май көннәренә

Йолдызнамә (27 апрель – 3 май көннәренә)

Кучкар. Матурлыкка омтылу, тырыш һәм максатчан булу алдагы атнаны шәхси мөнәсәбәтләр өлкәсендә уңышлы итәргә ярдәм итәчәк. Хисләргә бирелеп, тыныч кына яшәү вакыты җитә.

Үгезбозау. Һәр өлкәдә дә ачыклык кертү, алдан күрә белүчәнлеккә игътибар итегез. Алдагы тормышыгызга максатлар куеп, якынлашып килүче үзгәрешләрне кабул итәргә әзер булыгыз.

Игезәкләр. Шактый актив атна көтелә. Бу сезнең алдан планлаштырылып куйган эшләрегезне тизрәк башкарырга ярдәм итәчәк. Мәхәббәт өлкәсе өчен дә шактый уңышлы атна – хәлиткеч очрашу булырга мөмкин.

Кысла. Атна дәвамында яхшылап кына уйланыр өчен менә дигән вакыт. Үзегездә моңа кадәр игътибардан читтә калган якларны ачарсыз. Эчке дөньягызның тыныч булуы моңа ярдәм итәчәк. Алга таба бу хакта онытмыйча, максатларыгызга таба баруны туктатмагыз.

Арыслан. Бер яктан сез тиз кабынып китә торган, әйләнә-тирәдәгеләр белән килешми торган булсагыз, икенче яктан – сез күп кешегә ошый торган, тыныч холыклы. Алдагы атнада бу ике халәтнең чиратлашып килүе ихтимал.

Кыз. Атна дәвамында сез төгәл планны, аңа ирешү юлларын күрә алачаксыз. Көндәлек тормышта бу бик кирәк. Ләкин мәхәббәт өлкәсендә әле дә хәл ителмәгән мәсьәләләр калачак.

Үлчәү. Шәхси тормышны көйләү өчен менә дигән вакыт. Үз сүзегездә тора белү, максатчанлык яңа мөнәсәбәтләргә нигез булырга мөмкин. Алдагы атна аеруча хисле булырга охшап тора.

Чаян. Тынгысыз вакыт әле дә дәвам итәчәк. Бу, беренче чиратта, каршы торучанлык, килешүгә барырга теләмәү белән бәйле. Алдагы атнада җитди карарлар кабул итүдән тыелып торыгыз, тынычрак булырга тырышыгыз.

Укчы. Бу атнада аеруча активлык сизәрсез. Шул ук вакытта эмоциональ халәтегез дә тотрыклы булмас. Сезгә үз көчегезгә күбрәк таянып эш белән мәшгуль булырга кирәк. Хисләр дөньясын соңрак барларсыз.

Кәҗәмөгез. Стратегик планнар кору өчен менә дигән вакыт. Бу атна энергиясе алдагы максатларга ирешү өчен юл ачачак. Алга таба бару өчен биш сәбәп табып кәгазь битенә язып куегыз. Хәзерге вакытта бу сезнең өчен иң кирәкле эш булыр.

Сукояр. Алдагы атнада кеше белән аралашуда логик фикерләү түгел, тышкы кыяфәтегез ярдәм итәр. Кешеләр белән уртак тел табу аеруча җиңел булачак. Шулай да мәсьәләне җентекләбрәк тикшерү каршылыклар барлыгын китереп чыгарырга мөмкин.

Балык. Хисләргә артык бирелмичә күбрәк аек акыл белән эш итү мөһим. Эмоцияләр файда китермәс,  ә менә актив эшләү бөтен атна дәвамында нәтиҗә китереп торыр. Үз көчегезгә ышаныгыз!

 

www.5-tv сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев