Җырчылар
Җырларга ярата да инде бу җан ияләре! Моңлы көйләр дә сузалар, дәртләнеп тә җырлыйлар. Шул арада хуҗаларын файдалы йомырка белән шатландырырга да өлгерәләр! Аңлагансыңдыр, сүзебез тавыклар турында.
Авырлыгы – 4 килограмм
Канатының озынлыгы – 24 сантиметр
Йомырканың авырлыгы – 55-65 грамм
Буе – 30 сантиметр тирәсе
Тарих
Тавыклар Кытайда барлыкка килгән дип санала. Безнең эрага кадәр үк кешеләр кыргый банкив тавыгын кулга ияләштергән. Мондый тавыклар бүгенге көнгә кадәр көньяк-көнчыгыш Азиядә яши. Россиягә йорт тавыклары Ираннан килгән.
Факт
Бер йорт тавыгы елына якынча 250-300 йомырка салырга сәләтле.
Сан
Хәзерге вакытта дөньяда тавыкларның 800 төре бар.
Сәләт
Йорт тавыгы бер сәгатьтә 14 километр ара үтәргә сәләтле.
Гадәт
Тавыклар артык эссене яратмый. Кызуда аларга сулау авыр. Эсседән котылу өчен тавыклар күп итеп су эчә һәм канат кагыналар.
Холык
Туфрак, ком тузанында «юыну» – тавыкларның яраткан шөгыле.
Белеп тор!
Бүгенге көндә дөньяда 20 миллиардтан артык тавык яши. Чагыштыру өчен: халык саны – 8 миллиард чамасы.
Тавыкка йомыркасы янына барып җитәргә булыш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев