Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

2 сум 1 тиен

Бу акчага ни тия?

2 сум 1 тиен. Зур акчамы бу сезнең өчен? Көләргә ашыкмагыз әле. Әйдәгез, уйлап карыйк, бу бәягә нәрсә алып була? 2 сум 1 тиенгә бер зур кашык, әйтик, чәйгә бер мәртәбә салырлык, сөт тия. Шушы бәягә бер сынык кара ипи дә алырга мөмкин. Кибеттә уртачадан зуррак бер бәрәңге шулай ук 2 сум чамасы тора. Әле тагын күпчелек элемтә операторлары бу акчага безгә 2 минут сөйләшү “бүләк итә”.

Шул ук вакытта безнең 2 сум 1 тиен акча (бәлки, күбрәктер дә әле) көн саен “җилгә оча”. Һәр өйдә, һәр гаиләдә шулай бу. Белгечләр исәпләп чыгарган: розеткага тыгылып калган сәгатьле электр миче елына 87 сум акчаны “ашый”. “Йокы” режимында калган компьютер, роутерлар белән дә шул ук хәл. Розеткадан алынмаган телевизор да, сез кабызганны көтеп торган арада, әкрен генә кесәгездәге тиеннәрне киметә. Кыскасы, 2 сум 1 тиеннең кая китүенә бер дә игътибар итмибез булып чыга.

Боларны ни өчен язаммы? 1 апрельдән газета-журналларга икенче яртыеллыкка язылу башланды. “Әйдә, журналга язылыгыз әле”, - дип кыстый башласаң, күпләр: “Акча юк, язылу кыйммәт тора”, - дип сәбәп таба. 2 сум 1 тиен кыйммәтме? Әйе, “Сабантуй”га ярты елга язылу бәясен көннәр санына бүлгәч, нәкъ менә шушы бәя чыга! Көнгә бер тапкыр чәйне сөтсез эчсәгез яки компьютерыгызны “йокы” режимында калдырмасагыз, балагыз менә дигән заманча журналлы була ала, дигән сүз бит бу! Акча юк, дип зарланучыларга әйтәм...

Алдагы ун көндә, ягъни 20 апрельдән 30ына кадәр, журналга тагын да арзанрак бәядән язылырга мөмкин. Монысы – һәр тиеннең кая китүен исәпли белгән кешеләр өчен. Почтага барып йөрисе дә юк. Менә шушы сылтама аша керәсез дә үзегез теләгәнчә языласыз. Үгетләмим, кыстамыйм, бары “2 сум 1 тиен сезнең өчен зур акчамы һәм аның кая китүен беләсезме?” - дип кенә сорыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев