Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Җәйге ялны ничек уздырырга?

Җәйге каникуллар - бәхетле мизгелләр өчен 92 көн ул! Әлеге мизгелләрне бала үзе белән олы тормышка алып китәчәк һәм җылылык белән искә алачак. Яллар иҗади, файдалы, күңелле узсын өчен әти-әниләр һәм балалар өчен исемлек әзерләдек:

1. Пикник оештырырга
2. Велосипедта, самокатта яки роликларда йөрергә.
3. Аттракционнар паркына барырга
4. Теплоходта, көймәдә, паромда яки катамаранда йөрергә. 
5. Саф һавада хәрәкәтчән уеннар уйнарга: бадминтон, футбол, баскетбол, өстәл теннисы.
6. Таң аттырырга
7. Асфальтта рәсем ясарга
8. Су коенырга
9. Балыкка барырга
10.Һава еланын җибәрергә
11.Яланаяк йөрергә
12. Урамда туңдырма ашарга
13. Үз шәһәрең/авылың буйлап экскурсиягә китәргә
14. Китап укырга
15. Җиләккә барырга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев