Алмаз Гыймадиев
Язучы, журналист, 1992-1996 елларда әдәбият бүлеге мөхәррире
“Сабантуй”га (ул вакытта “Яшь Ленинчы”) эшкә килгәндә миңа 19 яшь иде. Беренче мәкаләмне хәтерлим – “Идел буе Бәлҗәмән”. КДУның 2 курсында укыганда, археологик экспедициядә Волгоград янында борынгы шәһәрне казыган идек. Шул хакта. Аннары бүтән язмаларым, беренче шаян хикәяләрем басыла башлады. Остазларым – Роберт Миңнуллин, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Ләбибә Ихсанова мине зур әдәбиятка алып кергән кешеләр. Янәшәмә утырып, кулга карандаш тотып, әсәрләремне төзәтүче, киңәш бирүчеләр, беренче тәнкыйтьчеләрем. Әнә шундый олпат әдипләр белән эшләргә туры килгән ул елларда. Бу зур бәхет, язмыш бүләге булган. Моны мин дистә еллар узгач кына аңладым. Мең рәхмәт үзләренә.
Беренче китабым дөнья күргәч, Роберт абыйның әйткән сүзләре хәтердә. “Киләчәктә бер генә түгел, ике, өч... ун китабың чыгар. Әдәби мохитта кайнаганда юлыңда төрле кешеләр очрар, көнләшүчеләр, аяк чалырга маташучылар да табылыр, ләкин син бирешмә, шушы юлны – балалар әдәбиятын сайлагансың икән, кыйблаңа тугры булып кал”, – дигән иде ул.
Илдар абый Юзеев баш исемнәр куярга бик оста иде. Ике повестема исем уйларга ул ярдәм итте. “Өченче повестеңа да исемне мин уйласам, син миңа...” диде дә, туктап калды. “Гонорары сезгә булыр” димәкче идем, Илдар абый сүзен дәвам итте: “...син миңа күңелеңнән генә һәйкәл куярсың!” Ул шундый шаян кеше иде.
“Сабантуй” (“Яшь ленинчы”) – беренче эш урыным, олы дөньга – әдәбият, журналистика дөньясына бусаганы мин шушы редакця аша атлап кердем, беренче чыныгуларны биредә алдым. Гөрләп торган тату коллектив, атнага ике тапкыр чыгучы газета, анда үз язмаларыңны күреп сөенү, мәктәпләргә очрашуларга йөрү, легендар шәхесләр белән аралашу... Ул еллардан бары тик якты, матур хатирәләр генә саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев