Батыр бабам!
Бөек Ватан сугышында катнашкан Йосыпов Габделхәй Кәлимулла улы (1910-1980) белән таныштырасым килә.
Ул 2 мәртәба «Сугышчан хезмәтларе өчен», «Германияне жиңгән өчен» һәм юбилей медальләре белән бүләкләгән.
Йосыпов Габделхәй 1910 нчы елда Таузар авылында туа. Яшьлек еллары шушы авылда үтә. Ул өч сугышта катнашкан. 1939 нче елда ул фин сугышына китә. Сугыш озак бармаса да, узенең эзләрен калдыра: окопта ятканда аяк бармаклары өши, аларны кисәлер. Фин сугышыннан 3 нче төркем инвалид булып кайткан Габделхщй бабай 1942 нче елның декабрендә Бөек Ватан сугышына алына һәм 1945 нче елда, Туган илне, Латвия, Литва, Эстонияне фашист илбасарларыннан азат итүдә катнаша. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга, Япон сугышы башлана. Габделхәй Япон сугышында да катнаша, 1945 нче елның, сентябрендә ул, җиңү яулап, туган авылына кайта. «Германияне җиңгән өчен», «Җиңүнең 20 еллыгы», «Җиңүнең 25 еллыгы», «СССР хәрби көчләренең 50 еллыгы» медальләре һәм «Сугышчан
хезмәтләре өчен» медале белән 2 тапкыр бүләкләгән.
Габделхэй бабай сугыштан сон туган авылында күмәк хуҗалыкта эшли, җәмәгате Мәүлиха белан 5 бала устерәләр. 1980 нче елда, 70 яшен тутырып, вафат була. Бабам минем өчен чын Герой!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев