Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен кагыйдәләр

Мин инде ике тапкыр беренче сыйныф укучысының әнисе булып карадым. Үзем өчен берничә кагыйдә чыгардым. Укып карагыз әле, сез килешерсезме икән?

Икенче тапкыр беренче сыйныфка бару... рәхәт! Әниләр өчен диюем. Син инде үзеңне инфузория-башмакчык дип хис итмисең, тәҗрибәле марафончы кебек тотасың. Әлбәттә, һәрвакыт барысы да җиңел генә килеп чыкмый. Шулай да “портфолио”, “проект эше”, “имин маршрут” ише сүзләр сине инде куркытмый. Беренче сыйныфта беренче бала белән ничек булганын искә төшерәсең дә алга чабасың.

Мин инде ике тапкыр беренче сыйныф укучысының әнисе булып карадым. Үзем өчен берничә кагыйдә чыгардым. Укып карагыз әле, сез килешерсезме икән?

- Беренче сыйныф укучысының әнисе бик җыйнак, оешкан булырга тиеш. Бигрәк тә портфель җыйганда! Сүз уңаеннан, аны, һичшиксез, укучы белән бергә тутырырга кирәк. Уку өчен кирәкле берәр нәрсә өйдә онытылып калса, бала бик нык борчылырга мөмкин. Уйлап та бирмәве дә бар. Монысы тагын да начаррак, минемчә. Алга таба бу гадәткә керсә, бала башында “Әни салырга оныткан” яки “Ә миңа барыбер” ише фикерләр туса, яхшы уку турында онытырга туры киләчәк.

- Өй эшләре әзерләгәндә беренче сыйныф укучысының әнисе бала янында утырырга тиеш. Укучы “бик мөстәкыйль”, “үзедә дә булдыра торган” булып, “безнең белән бер генә кеше дә алай утырмаса” да! Беренчедән, бу контроль өчен кирәк булса, икенчедән, бала әни кешенең һәрчак янында, ярдәмгә әзер булуын тойсын өчен мөһим.

- Беренче сыйныф укучысының әнисе бала белән гадәттәгедән ике-өч тапкыр күбрәк сөйләшергә тиеш! Баланың шатлык-сөенечләре, борчу-мәшәкатьләре, яңа дуслары, укытучысы белән мөнәсәбәте – боларның барысын да әни белеп торсын.

- Беренче сыйныф укучысының әнисе беркайчан да (!) бала каршында укытучы турында начар сөйләмәсен. Башкаларга да болай эшләргә юл куймасын.

Бу кагыйдәләрдәге “әни” сүзен әти кешеләр “әти” дип укысын.

Йә, кайсы фикерләр белән килешәсез? Ә кайсылары ошап бетми?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шэп фикерлэр. Килешэм