Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Исемнәребез мәгънәле, күркәм булсын!

Бала туа, дөньяга яңа кеше килә. Әти-әнинең иң беренче бурычы булып, сабыйга матур, мәгънәле исем кушу тора.

 

Аңа нинди исем бирергә? Һәркем, һәр гаилә исем кушуга бик җаваплы карый. Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә һәм ул аның гомерлек юлдашына әверелә.

Исем кушканчы, әлбәттә, аның нәрсә аңлатканын һәм нинди мәгънәгә ия булганын белергә кирәк. Исем кешегә килешергә, холкына, төсенә, кыскасы, җисеменә туры килергә тиеш. Балага мәгънәле, матур исем бирү аның киләчәгендә, шәхес буларак җитлегүендә дә зур роль уйный. Матур эчтәлекле, тыйнак, җыйнак исемнәр һәрвакыт кешеләр күңеленә хуш килә. Исеме матур кеше үзе дә матур була.

Ә синең исемең ничек?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев