Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Кыш бабайның була төрлесе...

Татар Кыш бабае Яңа Кырлай авылында (Арча) яши. Аның оныгы Кар кызы һәм дуслары Шүрәле, Шайтан, Убырлы, Аждаһа, Батыр, Таһир, Зөхрә, Алтынчәч бар. Ә башка илләрдә балалар янына нинди кыш бабай килә икән?

Нидерланд кыш бабае Синтер Класс  бәйрәмгә кара тәнле хезмәтчеләре озатуында пароходка утырып килә.

 

Фин кыш бабае Йоулупуккиның исеме “Урман кешесе”, “Раштуа кәҗәсе”, “Раштуа бабае” дип тәрҗемә ителә. Ул Корвантунтури тавында хатыны Муори белән яши.

 

Германия кыш бабае Вейхнахтсманн бүләкләрен тәрәзә төбенә куеп калдыра.

Америка кыш бабае Санта Клаус Төньяк полюста яши. Ул боланга утырып “очып”килә дә, бүләкләрен оекбаш, башмак эчләренә салып калдыра. Күзлек киеп йөри.

 

Италия балаларының кыш бабае Ла Бефана. Ул чанасын өй түбәсендә калдыра да, мич морҗасыннан өйгә керә. Шуңа да аңа дип, өстәлдә сөт һәм тәм-том калдыралар. Ул тамак ялгап ала да,бүләкләр өләшә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев