Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Мәктәптә бер көн

Мәктәп тормышы күңелле вакыйгаларга бай чор, килешәсеңдер. Әнә классташың бер кызның чәч толымыннан тарта, икенче бер классташың дәрестә шпаргалка куллана, өченчесе классташың башына китаплар өеме куеп модель булып йөрергә маташа.... Ииии ул кызыклы мизгеллләр саный китсәң.... Менә шул мизгелләрне фотога төшер дә безгә җибәр, фотобәйгедә катнаш.

Катнашу өчен:

  1. Бер көндә мәктәптә булган кызыклы мизгелләрне фотога төшер.
  2. Мавыктыргыч рәсем асты язып 10 фотоны sabantui@bk.ru адресына юлла.
  3. «Сабантуй» журналына 2024 елның беренче яртыеллыгына язылу турындагы квитанция күчермәсен беркетергә онытма!

 

Бәйгедә 7-15 яшьлек балалар катнаша ала.

 

Иң креатив, кызыклы фотолар «Сабантуй» журналында урын алачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев