Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Мин журналист булам!

Дустым! Мәктәп, гимназиягездә чыгучы газета, радио, телевидение белән башкаларны да таныштырырга вакыт! «Сабантуй» журналы «Мин журналист булам!» дип исемләнгән бәйге игълан итә!

Катнашу өчен:

Мәктәп-гимназиядә чыгучы газета, радио, телевидение турында таныштырып мәкалә яз яки видео төшер!

Әлеге инша яки видеоны 2024 елның 10 нчы ноябренә кадәр sabantui@bk.ru адресына җибәр.

«Сабантуй» журналына 2024 елның беренче яртыеллыгына язылу турындагы квитанция күчермәсен беркетергә онытма!

Инша һәм видео номинациясе буенча өч җиңүчене «Сабантуй» редакциясендә бер көнлек практика һәм истәлекле бүләк көтә!

Барлык катнашучыларга электрон сертификат тапшырылачак.

 

Бәйгедә 7-15 яшьлек балалар катнаша ала.

 

Уңышлар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев