Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

“Модно" түгел бит бу...”

Сезнең гаиләдә балаларга киемне кем сайлый?

Бер танышым эшкә гел соңга калып килә иде. Ишектән керә-керешкә үк: “Тагын кызым белән бакчага кием сайлап вакыт үтте!” – дип уфылдый. Миңа бу бик сәер тоела. Ничек инде баланың көйләтүенә карап, эшкә соңга калып була?! Ә менә соңгы вакытта үземнекеләр “көй суза” башлады: “монсын киясем килми”, “мондый чалбар “модно” түгел инде”, “бу футболканың төсе итәгемә туры килми...”

Башта бу күренешкә җен ачуым чыга иде. Моңа күнеккәнмени без?! Балачакта кием-салым өчен көй көйләтеп утырган булмады. Дуслар-танышлар арасында да андыйлар юк иде. Әле дә хәтерлим: 7-8нче сыйныфларда укыганда миңа ул вакытта “модный” булган “дубленка” алдылар. Әлбәттә, бераз зурракны! Үскәч тә киярлек булсын дип. Мин әллә ни үсмәдем, дубленкам кечерәймәде. Шулай берничә кыш йөрдек без, ул – зур, мин кечкенә булып. Тик беркемнең дә: “Бу бит сиңа капчык кебек”, - дигәнен хәтерләмим.

Бүген шундый күренешкә балалар сүзсез калыр идеме?! Энәсеннән җебенә кадәр тикшереп, социаль челтәрләрдәге төркемнәрендә “чәйнәп” рәхәтләнерләр иде (кебек). Шуңа күрә башта ачуымны чыгарган күренеш минем өчен, әкренләп, гадәти, дөрес хәлгә әверелә бара. Балаларның үз фикерләрен әйтүе “кәҗәләнү” түгеллеген аңлый башладым.

Ә сезнең гаиләдә ничек? Балалар үзләре теләгәнчә киенәме? Әллә инде аларга киемне үзегез сайлыйсызмы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев