Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Рәзинә Исмәгыйлева

Журналист, 1984–2019 елларда корреспондент, бүлек мөдире

1984 ел. Казан дәүләт университетының IV курсында укып йөргән чагым. “Яшь ленинчы” газетасына выпускающий итеп эшкә алдылар. Командировкадан кайтып кына кергән Роза Рәхмәтулла кызы Туфитуллова, үзенә чакырып алды да: “Белеп, уйлап киләсеңме журналистикага? Журналистны аягы “ашата”, командировкаларга йөрергә ризамы?” – дип, арыган, йончылган күзләрен миңа төбәде. “Беләм, – дидем, – газетада эшләү – минем балачак хыялым. Командировкаларга да йөрермен”.

Чыннан да, мәктәптә 4 нче сыйныфта укыганда ук хыялланган эшем бит бу. Бу бәхет түгелме?!

Әйе, шул көннәрдән бирле 35 ел вакыт узды: миңа 2019 елның маена кадәр яраткан “Яшь ленинчы”, “Сабантуй” газеталарында, “Сабантуй” җурналында эшләргә насыйп булды. Коллегаларым белән бармаган район, авыл калмады, хәтта чит төбәкләр, чит республикаларда да булырга туры килде. Шул еллар эчендә выспускающийдан алып баш мөхәррир урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелдем. Бер-бер артлы баш мөхәррирләрем дә алышына торды... Роза Туфитулловага алмашка Роберт Миңнуллин, аның урынына Ләлә Гыймадиева, аннары Айдар Гыймадиев, Илназ Фазуллин килде...

Газетабыз исеме дә үзгәреп торды – “Яшь ленинчы” 1990 елларда “Сабантуй”га әйләнде. 2014 елдан газетабыз журнал ук булып китте.

“Бәхет” төшенчәсен һәркем үзенчә аңлата. Минемчә, яраткан эшең булу да – зур бәхет. Мин яратып, коллегаларымның җылысын, хөрмәтен тоеп эшләдем. Икенче бәхетем, бөек кешеләр янәшәсендә эшләү, тәҗрибә туплау. Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Роберт Миңнуллин, Зөлфәт Маликов, Мөдәррис Әгъләмов, Госман Садә, Ркаил Зәйдулла, Галимҗан Гыйльманов, Ләбиб Лерон, Вакыйф Нуриев, Камил Кәримов һәм башка милләтебезнең танылган шәхесләре белән иңгә-иң куеп иҗат иттем. Биредә узган хезмәт елларым – тормышымның иң матур, хатирәләргә бай, гүзәл бер өлешедер мөгаен.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев