«Тукайга ияреп»
Быел бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 140 ел. Бу уңайдан, Арча районы Кырлай авылындагы Г.Тукай Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы белән берлектә, «Тукайга ияреп» дип аталган бәйге игълан итәбез. Ул яшь юмор һәм сатира осталарын ачыклау, Г.Тукайны сатира остасы буларак ачу максатыннан, 8 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге балалар арасында уздырыла.
Әдәби бәйге берничә номинациядә үткәрелә:
– шаян шигырь,
– юмористик хикәя,
– мәзәкләр (кимендә 5 мәзәк),
– көлкеле әкият,
– мем,
– кызыклы фоторәсем,
Эшләрне 15 нче марттан да соңга калмыйча sabantui@bk.ru адресына җибәрергә кирәк. Хатка «Сабантуй» журналына 2026 нчы елның беренче яртыеллыгына язылу турында квитанция күчермәсен дә беркетү мәҗбүри.
Иң яхшы эшләр «Сабантуй» журналы битләрендә урын алачак. Бәйгегә 2026 нчы елның 1 нче апрелендә йомгак ясалачак. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Кырлайдагы Г.Тукай Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында үткәреләчәк.
Конкурс турында тулырак – нигезләмәдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев