«Укытучым балачакта» фотобәйгесе
Игътибар! Яңа бәйге!
5 октябрь — Укытучылар көне! Шул уңайдан «Сабантуй» журналының социаль челтәрләрендә «Укытучым балачакта» дип аталган фотобәйге үткәрелә! Укучыларыбызны катнашырга чакырабыз!
Без яраткан укытучыларыбызның балачактагы фотоларына карап, аларның нинди укучы булганын, нәрсә турында хыялланганын белергә телибез.
Катнашу шартлары:
1️ Укытучыңнан аның мәктәп укучысы фотосын сора. Ул балачактагы һәм бүгенге фотосын бергә урнаштыр.
2️ «Минем укытучым нинди укучы булган?» темасына кыска эссе яки хат яз.
3️ Иҗади эшегезне һәм фотоны sabantui@bk.ru электрон адресына «Укытучым балачакта» тамгасы белән юлла. «Сабантуй» журналына язылу квитанциясен дә беркетергә онытма.
3 номинациядә җиңүчеләр билгеләнә:
«Иң кызыклы балачак фотосы»
«Иң җылы хат»
«Иҗади коллаж»
Ә иң күңеллесе – Укытучыны котларга һәм җиңүчегә бүләк тапшырырга «Сабантуй» журналы үзе сезнең мәктәп-гимназиягә килә. Бәйге 10–30 сентябрь көннәрендә үткәрелә. 8-13 яшьлек укучылар катнаша ала.
"Сабантуй" журналы соц.челтәрләрдәге каналларына кушылыгыз: https://max.ru/join/AEczmf6TEelJmQNsNt3nXzFKJkitPtSqV1Plxg4tJIk
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев