Уңыш сере
Дустым, үскәч кем булачагыңны беләсеңме әле? Максатыңа ирешү өчен син бүген ниләр эшлисең? Уңышка илтүче юлда иң беренче адым – максатчанлык!
Люция Ибәтуллина, психолог:
Теләгәнебезгә ирешү өчен адымнар ясый башлагач кына, башта йөрткән хыялыбыз максатка әверелә. Максатлар кыска вакытлы (көн, атна), урта вакытлы (ярты ел, берничә ай, 1 ел) һәм озак вакытлы (3, 5, 10 ел) була.
Ярты юлда тукталып калмас өчен, сиңа «Тотрыклылык тәгәрмәче» техникасы ярдәмгә килер.
Моның өчен:
*Бирелгән таблицаны тутыр. Тормышыңның һәр өлкәсе янына 3–4 гамәл язып чык. Бу гамәлләр синең өчен еллык максат булачак.
*Календарь алып, әлеге гамәлләрне айларга бүлеп чык. Аена 2 гамәлдән дә артык язма (мәсәлән: гыйнвар – теш табибына бару, дуслар белән очрашу).
*Календарьда үзең өчен мөһим бәйрәмнәрне билгеләргә онытма. Шул рәвешле син истәлекле көннәргә алдан әзерләнә алачаксың.
*Айга 1–2 генә гамәл булуына борчылма. Без вакытның 60 процентын гына планлаштыра алабыз, калган 40 проценты исә очраклы вакыйгалардан тора.
*Календарьны гаиләң белән бергә тутыр. Биремнәрне ашыкмыйча үтәргә тырыш.
Таблица һәм календарьны тутыргач, эш өстәле каршына элеп куярга онытма!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев