Логотип Журнал Сабантуй
Бер фикер

Ышанмассың!

Борын заманда Яңа ел бәйрәме булмый! Чыршы да бизәмиләр, Кыш бабай да килми, Кар кызы да күренми. Ә бәйрәмне уйлап тапкааач...

*Аны бәйрәм итү мәҗбүригә әйләнә! Яңа ел каршыламый ятып йокласаң, штраф! Әйе, 1700 елда Петр I Россиягә Яңа ел бәйрәмен кертеп кенә калмый, шундый указ да чыгара. 

*Чыршы бизәү гадәте 19 нчы гасыр уртасында барлыкка килә. Иң элек аңа кәнфит-прәннек, яшелчә һәм җиләк-җимеш элә торган булалар. Ләкин бер елны алма уңмый. Оста пыялачылар алма урынына пыяладан шар ясый. Шулай итеп, чыршы уенчыклары барлыкка килә.

*Кыш бабайны узган гасырның 30 нчы елларында гына уйлап табалар. Аның рәсми туган көне – 18 ноябрь. Башта ул балаларны оныгы – Кар кызыннан башка гына котлап йөри. Кар кызы 1940 нче елларда гына бабайның аерылгысыз юлдашына әверелә.

*Кыш бабайның «Әкият хезмәте ветераны» дигән мактаулы исеме бар.

*Безнең борынгы әби-бабаларыбыз – төрки халыклар яңа ел исәбен 22 марттан башлаган. Март шулай аталган да – яңарыш.

 

Ә калган айларның борынгы атамалары нинди булган? Элекке һәм хәзерге атамалардан парлар яса.

Апрель – сабан, май – черешмә, июнь – печән, июль – урак, август – ындыр, сентябрь – билек, октябрь – каракөз, ноябрь – керәү, декабрь – кырлач, гыйнвар – акман, февраль – бушай.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев