Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Белем бәйрәменә багышланган шигырьләр

Тиздән беренче сентябрь җитә, укулар башланырга да санаулы көннәр калып бара.

 

Беренче дәрес

(Муса Җәлил)

Без бу ел гына

Мәктәпкә килдек.

Аңарчы һаман

Бакчада идек.

 

Мәктәп өр-яңа,

Анда парталар,

Алар күңелне

Эчкә тарталар.

 

Кулыбызда безнең

Яңа әлифба.

Менә монсы «а»,

Менә монсы «ба».

 

Без хәрефләрдән

Сүзләр ясыйбыз,

Шуннан соң җырлап

Укый башлыйбыз:

 

Ат, ата, арта,

Ат арба тарта.

Ата-аналар

Атта баралар.

 

Нинди зур бәхет,

Нинди үзгәреш!

Бигрәк күңелле

Беренче дәрес!

 

Беренче сентябрь

(Шәүкәт Галиев)
Көзнең бу бер
Гаҗәп көне,
Әйтерсең лә
Чәчәк көне:

Һәрбер өйдән
Чәчәк чыга,
Урамнарга
Чәчрәп чыга!

Жыела да
Уңнан, сулдан,
Чәчәк елга
Ага юлдан!

Мәктәпләргә
Алар килде,
Бакчаларга
Кайтмас инде…

Язлар җиткәч,
Қиләчәктә,
Жимеш бирер

Бу чәчәкләр!

 

Мәктәпкә барасы бар

(Гәрәй Рәхим)

Туйганчы уйнар идем дә,

Минем шул вакытым тар,

Иртәгә «биш»ле алырга

Мәктәпкә барасы бар.

 

Әтәчебез сизәр микән —

Бик иртә торасы бар.

Сез дә озак йокламагыз

Мәктәпкә барасы бар.

 

Киләчәктә туган илдә

Зур юллар саласы бар.

Ә хәзергә, соңламыйча,

Мәктәпкә барасы бар.

 

Бәйрәм

(Хәкимҗан Халиков)

Бүген мин йокыдан

Таң белән уяндым.

Беренче тордым дип,

Әй, шундый куандым.

 

Карасам, көткәндәй

Кадерле кунагын,

Әнием пешереп

Өлгергән коймагын!

 

Кояш та елмая,

Гөлем дә, энем дә...

Ә үзем шатлыктан

Җырлыйм да, биим дә.

 

Бүген бит зур бәйрәм —

Беренче сентябрь!

Хуш, әни! Мин киттем —

Мәктәбем көтәдер.

 

 

Дүртлеләр, бишлеләр

Көтәдер үземне...

Ә, энем, син инде

Бер елга түз инде.

 

 

 

Белем туплыйбыз

(Фирдәүсә Бикмәтова)

Килеп җитте без көткән көн.

Безне дәшә кыңгырау.

Белем тулы укы елы,

Әзерләгән мең сорау.

 

Бик сөенеп кулга алам

Яңа белем китабын.

Могҗизалар тулы дөнья,

Ачышлары киң аның.

 

Уенчылар карап торсын,

Без китап укыганда.

Без бирәсе сорауларның

Җаваплары күп анда.

 

Яңа уку елы белән

Һәммәгезне котлыйбыз!

Илгә файда итәр өчен,

Бик күп белем туплыйбыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев