Аю баласы дусларын җыя.
Борын борын заманда, әле мин дә, син дә тумаганда, урманда бер аю баласы яшәгән. Янында әнисе булгач, аю баласы уйнарга, иркәләнергә, тәм–том һәм бал ашарга ярата торган булган. Әнисе аңа бик яратып йомшагым дип эндәшкән. Үзләренең куышында бик матур, тату гына яшәп ятканнар. Кечкенә аю баласының йокларга яратуын урман патшалыгында барлык җәнлекләр дә белгәннәр. Гадәттә, урман җәнлекләренең аналары балаларына озак йоклаганда «аю кебек йоклыйсың» дип шелтәле сүзләр әйткән.
Һәр елның кыш аенда урмандагы аюлар тәмле йокыга талалар. Традиция буенча быел да шулай булды. Җиһанда яз, март ае хөкем сөрә. Алар әкренләп татлы йокыларыннан уянып киләләр. Менә берничә көннән аю баласының туган көне җитәчәк. Үзенең туган көненә дусларын җыярга уйлады ул. Иң беренче чиратта керпене, аннан соң тиенне, куянны чакырды. Әнисе кунакларны сыйларга тәм-томнар, бал хәстәрләп куйды. Әнисе эшкә китүен генә көтеп торган аю баласы, киерелде-сузылды да ятып йоклау ягын карады.
Менә бүген урман патшалыгының бер почмагында бәйрәм. Керпе дустының туган көненә бүләк әзерли башлады. Күптән күрешмәгән дустын бик сагынган, юксынган иде ул. Иң беренче тиен янына барырга уйлады керпе, аннан соң куян дусларын алырбыз дип план корды. Тиз арада әзерләнеп тиен дустына китте.
–Тук, тук тиен дус, нихәлләрдә яшәп ятасың? – дип ишеген какты керпе.
–Керпе , дус синме бу? – әллә килеп тә җиткән инде дип уйлап куйды.
–Әйе, тиен дус, дип җавап кайтарды аңа керпе.
–Әйдә, түрдән уз, ишек янында басып торма, мин хәзер җыенып бетәм. Инде аю дустыбыз безне көтәдер, көтә көтә арып беткәндер.
Шулай итеп, керпе белән тиен төенчекләрен төйнәп куян янына юлга кузгалдылар. Куянның бу вакытта язга күченеп ятышы, ак пәлтәсен салып сорысын киеп яткан мәле. Куянны көтеп тордылар. Юл озын булуга карамастан, илдә көндә булган вакыйгаларны искә төшереп барганда, аю өненә килеп җиткәнне сизми дә калдылар. Килеп керсәләр, ни күзләре белән күрсеннәр, аю йоклап ята! Бер берсенә карап, аптырашта калган өч дус, бер тавыштан «Туган көнең белән» дип кычкырып җибәрәләр. Аю баласы куркуыннан уянып китә һәм бүген туган көне икәнлеген исенә төшерә. Әнисе эшкә киткәндә әйтеп калдырган эшләрне дә оныткан ул. Баласына гел әйтә торган сүзләрен исенә төшерде: «Иртә торсаң ит пешә, соңга калсаң бит пешә». Аю баласы дуслары алдында бик оялды һәм алар каршында бүтән ялкауланмаска, күп йокламаска вәгъдә бирде. Ярый әле янда дуслар бар, – дип елмаеп куйды. Һәм бүгенге көннең бәйрәмен бергәләп, яңа шатлык-куанычлар белән башлап җибәрделәр.
Филсинә Галиуллина, Казан шәһәренең №276 номерлы катнаш төрдәге («Имәнлек») балалар бакчасының 1 нче категорияле тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев